Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь көрәшчеләр район башлыгы кубогына бил алышты

25 гыйнварда, шимбә көнне, Биклән урта мәктәбендә татар-башкорт көрәше буенча муниципаль район башлыгы кубогына сигезенче тапкыр район беренчелеге узды. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр катнашты. 9 команда составында 72 көрәшче бил алышты. Баш хөкемдар итеп Марат Мөхәммәдиев билгеләнде. Ярыш әләмен Биклән көрәшчеләре Илназ Рамазанов белән Радик...

Көрәшчеләр унике үлчәү авырлыгына бүленделәр. Келәмгә иң беренчеләрдән булып кечкенәләр - 30 килограмм үлчәү авырлыгындагы Артур Гарифуллин белән Алишер Нигъмәтуллин чакырылды. Бер минут дигәндә Артур көндәшен аркасына салган иде инде. Уен кызганнан-кызды, батырлар берсен-берсе алмаштыра торды. Узган ел да бу бәйгедә катнашкан малайлар быел күзгә күренеп үсеп килгәннәр: җиңелсәләр дә, егылсалар да яшьләрен күрсәтмиләр.
Үлчәү авырлыклары арта барган саен көрәшчеләр дә гайрәтлерәк күренә. 46 кг үлчәү авырлыгында бил алышкан Илназ Рамазанов (Биклән) үзе өчен җан атарга килгән әтисен, көч биреп торган дусларын һәрвакыттагыча чиста җиңүе белән куандырды.
55 кг үлчәү авырлыгында көрәшкән Илназ Гайнетдинов («Татарстан» совхозы поселогы) көндәшләрен баш аркан очырганда спортзал диварлары селкенеп куйгандай булды. Егет көрәш серләренә Сосновый Бор поселогында моннан берничә ел элек бөтен шартын туры китереп төзелгән «Яшьлек» спорткомплексында шөгыльләнә икән.
Уенның иң кызып барган минутларында район башлыгы Васил Хаҗиев үзе дә килеп җитте. Район башлыгына ярышларның әзерлеге турында рапорт бирелде. Тантананы алып баручы Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина бәйрәм хуҗасы янәшәсендә басып торган мәртәбәле кунаклар - район татар-башкорт милли көрәше федерациясе рәисе Хәйдәр Сабитов, федерациянең башкарма директоры Ильяс Гыйлаев, көрәш келәме җитәкчесе Мансур Сәгытдинов һәм башкалар белән таныштырды. Район башлыгы яшьләргә үз теләкләрен җиткерде:
- Спортның бер генә төре дә кешегә зыян салмый. Чаңгыда да, тимераякта да шуыгыз, хоккей да уйнагыз, сау-сәламәт булырсыз, тормышта югалмассыз. Ә көрәшкә килгәндә, егетләр өчен бу төр спорттан да отышлысы юк. Бу юнәлештә яшьләр белән эшләүче тренерларга, укытучыларга аеруча рәхмәтлемен, - диде ул.
Васил Гариф улы чыгышында киләчәктә спортны үстерү өстендә эшне тагын да җанландырырга, хоккей кортларын киңәйтергә, көрәшчеләрне формалар белән тәэмин итәргә кирәклеген дә ассызыклады. Бу ярышларны үткәрүдә ярдәм итүчеләр - «Биклән» хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль Хамматов һәм «Просто молоко» сөт продуктлары җитештерү һәм эшкәртү предприятиесе җитәкчесе Марат Кәримов, район пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин, шул ук оешма хезмәткәре, Круглое Поле командасы тренеры Раушан Тимергалин исеменә аерым рәхмәтләрен җиткерде. Ә төп оештыручы Рафаэль Хамматовка район авыл хуҗалыгы һәм шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Көрәшче яшьләргә үз теләкләрен Ильяс Гыйлаев та җиткерде.
Бүген безнең милли татар көрәше аша бөтен дөньяга танылган батыр пәһлеваннарыбыз бар. Кая гына барсам да Артур Җиһаншин, Дмитрий Левашов, Илнар Гәрәев исемнәрен зур горурлык хисе белән атыйм. Алар шушы чыныгу мәктәбен узган шәкертләр. Сезнең арадан да, һичшиксез, шундый батырлар чыгар. Районыбыз горурлыгы Раббани абыегызны бар кеше хөрмәтли, Татарстанның бөтен почмагында беләләр, - дип канатландырды ул егетләрне.
Көрәш дәвам итте. Бик озак бил алышканнан соң, ниһаять, батырлар билгеле булды. Аларның һәрберсенә иганәчеләр әзерләгән акчалата бүләкләр, грамоталар, медальләр тапшырылды.
30 кг үлчәү авырлыгында Нияз Нурмиев (Биклән) - I, Артур Гарифуллин (Яңа поселогы) - II, Марат Газетдинов (Иске Абдул)- III урынны; 33 кг авырлыкта Илһам Сәхәбетдинов (Биклән) - I, Айдар Насыров (Иске Абдул) - II, Айдар Шәрәфиев (Биклән) - III урынны; 36 кг авырлыкта Нурислам Әхмәдов (Круглое Поле) - I, Аяз Мөхтәров (Түбән Суыксу) - II, Айдар Вәлиев (Сәмәкәй) - III урынны; 40 кг авырлыкта Азамат Гайнетдинов (Круглое Поле) - I, Айназ Сәрвәров (Биклән) - 2 II, Вадим Васильев (Мәләкәс) - III урынны; 43 кг авырлыкта Ильяс Минвәлиев (Яңа поселогы) - I, Фәнил Әхмәтшин (Биклән) - II, Ринат Каюмов (Теләнче Тамак) - III урынны; 46 кг авырлыкта Илназ Рамазанов (Биклән) - I, Айнур Мансуров (Комсомол) - II, Рафил Зарифуллин (Теләнче Тамак) - III; 50 кг авырлыкта Илшат Миннебаев (Биклән) - I, Михаил Аверьянов (Мәләкәс) - II; 55 кг авырлыкта Артем Артемьев (Мәләкәс) - I, Илназ Гайнетдинов («Татарстан» совхозы поселогы) - II, Рифат Сәгыйдуллин ( Иске Абдул) - III урынны; 60 кг авырлыкта Раушан Зарифуллин (Теләнче Тамак) - I, Рөстәм Насыйров (Яңа поселогы) - II, Айрат Тәхәбиев («Татарстан») - III урынны; 65 кг авырлыкта Стас Адамов (Мәләкәс) - I, Артем Петров (Мәләкәс) - II, Дмитрий Березин (Комсомол) - III урынны; 70 кг авырлыкта Радик Дусманов (Биклән) - I, Флер Шәяхмәтов (Иске Абдул) - II, Айзат Мөхтәров (Түбән Суыксу) - III урынны; 70 килограммнан югары авырлыкта Айнур Сөләйманов (Биклән) - I, Рамил Ачилов (Биклән) - II, Илнур Хисмәтуллин (Биклән) III урынны алдылар.
Командалар арасында район башлыгы кубогы бикләнлеләргә (тренер Марат Мөхәммәдиев), икенче урынны Яңа поселогы көрәшчеләре (тренер Илдус Нәҗмиев), өченче биеклекне Комсомол командасы (тренер Тәнзил Хәмәдиев) яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт