Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярыш үтте

Үткән шимбәдә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Иван Бятиков истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча ачык беренчелек үткәрде. Әлеге ярыш беренче тапкыр Сосновый Бор поселогында күптән түгел ачылган "Яшьлек" спорт комплексында узды.

Ярышта Комсомолец, Сосновый Бор, Яңа поселогыннан, Шилнәбаштан, Иске Абдулдан, Кече Шилнәдән, Теләнче Тамак, Новотроицкоедан, Кнәз авыл җирлекләреннән барлыгы 84 спортчы көч сынашты.

Өстәл теннисы буенча ярыш яшь категорияләре буенча оештырылган иде. Нәтиҗәдә, 2000 елларда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында җиңүне Шилнәбаштан Алена Сюрина, ә шушы яшьтәге малайлар арасында Сосновый Бордан Владимир Белов яулады. 1994-1999 елгылар арасында Кече Шилнә кызы Елена Сенченкова һәм Комсомолец егете Илфат Әхтәмов иң көчлеләре булып чыкты. Тренер Владимир Заикин (Шилнәбаш) ир-атлар арасында барган киеренке ярышта беренче булды. Ә командалар бәйгесендә 10 балл җыйган шилнәбашлылар җиңде, икенче урынга - Комсомолец урта мәктәбе, өченчегә Кече Шилнә укучылары чыкты, дип хәбәр иттеләр районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт теннис