Спорт

Яңа поселоында Кыш бабай призына күңелле ярышлар үтте (фото)

Үткән ялларда Яңа поселогының спорт мәктәбе базасында Кыш бабай призларына «Күңелле стартлар» уены булып үтте. Ярышларда барысы бергә 7-8 яшьлек 15 бала катнашты. 3 январь көнне шушы ук мәктәптә мини-футбол буенча ярышлар үтте. Анда 25 егет-кыз катнашты. Баш судья - Илдус Нәҗмиев. Барлык җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Тамашачылар...

Үткән ялларда Яңа поселогының спорт мәктәбе базасында Кыш бабай призларына «Күңелле стартлар» уены булып үтте. Ярышларда барысы бергә 7-8 яшьлек 15 бала катнашты.

3 январь көнне шушы ук мәктәптә мини-футбол буенча ярышлар үтте. Анда 25 егет-кыз катнашты. Баш судья - Илдус Нәҗмиев.

Барлык җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Тамашачылар - уеннарга килгән кунаклар һәм балаларның ата-аналары рәхәтләнеп ял иттеләр, катнашучыларның җанатарлары булдылар, дип хәбәр итәләр район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.


Нет комментариев