Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Велосипедчылар узышты

30 августта, Республика көне кысаларында, район күләмендә беренче мәртәбә веломарафон узды. Велосипедчылар ул көнне Яңа поселогы-Калмаш-Күзкәй маршруты буенча 20 километр араны үтте. Көн салкын һәм яңгырлы булуга да карамастан, ярышларда катнашырга 30дан артык кеше килгән иде.

Велосипедчылар стартка Яңа поселогының мәдәният йорты каршыннан кузгалдылар. Район Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган әлеге чараны Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев үзе ачты. Җыелган халыкны Республика көне белән котлады һәм узышта катнашучыларга имин юллар теләде. ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре озатуында велосипедчылар колоннасы шулай итеп сәфәргә кузгалды. Калмаш аша үткәндә, авыл халкы җыелып, спортчыларны сәламләп, флаглар һәм шарлар белән озатып калды.

Күзкәй авылына җиткәндә, велосипедчылар ярышын тыныч кына карап тора алмаган мәктәп балалары да өлкән абый-апалары сафына кушылды. Нәкъ бер сәгать дигәндә велосипедчылар колоннасы финиш сызыгына - Күзкәй мәдәният йорты каршына килеп туктады.

Марафон ахырында район башлыгы Васил Хаҗиев веломарафонны оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде, бар кешене дә бәйрәм белән котлады. Мондый чара традициягә әйләнсен, киләсе елга катнашучылар тагы да күбрәк булсын иде, диде.

Барлык велосипедчылар соңыннан катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр. Аннары барысы да Күзкәй авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артында кайнар коймак белән сыйландылар.

Кемнәрдер ярышка үз велосипеды белән килсә, шәхси транспорт чарасы булмаганнарга шәһәрдән китерелгән велосипедларны прокатка алу оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велосипедчылар