Тырыш кыз
Яңа Мусабай авылында яшәүче 17 яшьлек Язилә Шәймәрданова армрестлинг буенча Россия чемпионатында призер булды.
Екатеринбург шәһәрендә узган ярышта ул уң кулы белән дә, сул кулы белән дә II урыннарны яулады. Алда Язилә Зөфәр кызын Европа һәм дөнья беренчелекләре көтә. Үзебезнең тырыш кызыбызга уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев