Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туризм буенча ярышлар узды

Тукай муниципаль районының Яңа поселогында мәктәптән тыш эшләр үзәге мәктәп укучылары арасында «Алтын көз-2022» спорт туризмы буенча район ярышларын оештырылды.

Бәйгеләрдә Кенәз, Калмия, Боерган, Шилнәбаш һәм Күзкәй мәктәпләреннән өч яшь категориясендә 5 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Тукай муниципаль районы  мәктәптән тыш эшләр үзәге    директоры Рашат Фәйзерахманов мөрәҗәгать итте.
Ярышлар башланыр алдыннан балалар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Ярышлар 6 этапны үз эченә алган табигый шартларда спорт-туристик каршылыклар полосасын узудан гыйбарәт иде. Маршрутны үтәр өчен көчле, җитез, кыю һәм үҗәт булырга гына түгел, ә каршылыкларны җиңү техникасыннан алып экстремаль шартларда кеше физиологиясенә кадәр киң белем тупларга да кирәк. Ярышларның баш оештыручысы һәм судьясы Виктор Белов иде. Тырыш көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр ачыкланды. Кече яшь категориясендә I урынны Кенәз мәктәбе, II урынны – Боерган мәктәбе, III урынны – Күзкәй мәктәбе алды. Урта яшь категориясендә беренче урын Калмия мәктәбенә, икенче урын Шилнәбаш мәктәбенә, өченче урын Кенәз мәктәбенә бирелде. Өлкән яшьтәге категориядә Кенәз мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады, икенче урында – Күзкәй мәктәбе.
Хәзерге яшьләр өчен экскурсияләр, сәяхәтләр кирәк. Телевидение һәм интернет балаларга чынбарлыкны алыштырды, шуңа күрә укытучылар аларны бу бәйлелектән чыгарырга, эчке дөньяны баетырга, ә иң мөһиме – балаларыбызның физик сәламәтлеген яхшыртырга тырыша. Балаларга чара бик ошады, алар уңай тәэсирләр алдылар һәм спорт туризмы буенча ярышларны оештыручыларга һәм катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.


/Фото мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алынды  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев