Тукайлылар волейболда көч сыный
Үткән шимбә Теләнче Тамак авыл җирлегендә ирләр жыелма командалары арасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык район чемпионаты булып узды. Әлеге ярышта Тукайдан кала, Сарман, Актаныш, Азнакай районнарыннан 50гә якын спортчы катнашты. Район данын яклап Биклән, Теләнче Тамак, Бәтке авылларының җыелма командалары көч сынашты.
15 ел рәттән оештырыла торган чемпионатны тантаналы рәвештә Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов ачып җибәрде. Ерак араны якын итеп килгән командаларга, гомумән, биредәге спортчыларга уңышлы уен, җыелган җанатарларга исә күңелле тамаша теләде.
Чемпионатны спортчылар, ике төркемгә бүленеп, авыл мәктәбе һәм спорт залында плей-офф системасы буенча башладылар. Беренче төркемдә Азнакай, Сарман районы һәм Теләнче Тамак авылы командалары, икенчесендә Актаныш районы, Биклән һәм Бәтке авыл командалары ярышты. Озын-озак көч сынашканнан соң финалга Азнакай районы һәм Теләнче Тамак җыелма командалары чыкты.
Егетләр барысы да көчле, сынатасылары килми. Әлеге уенның хөкемдары - Марат Хәйруллин (Теләнче Тамак) сыбызгысын яңгыратты: финал уены башланды. Волейбол мәйданчыгы хуҗалары - теләнчетамаклылар уен башында көндәшләренә бер дә бирешергә уйламады. Әмма тәҗрибәле азнакайлыларның өстенлеге артканнан артты. Әнә метеорит тизлеге белән туп оча. Очко! Уенны күзәтүче җанатарлар дәррәү күтәрелде. Иртәнге унда башланып, кичке дүрткә кадәр барган киеренке уенның нәтиҗәсе билгеле: 2:0 исәбе белән азнакайлылар җиңде. I, II, III урыннар алучы командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, җиңүче команда чемпионатның кубогын алды.
Уен ахрында Теләнче Тамак балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рамил Закировка әлеге чемпионат турында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
- Егетләр лаеклы уен күрсәттеләр, афәрин! Үзебезнең авыл командасының II урын яулавы да сөендерде. Спортчылар өчен әлеге бәйрәмне булдыруда зур булышлык күрсәткән үзебезнең авыл егетләре - абыйлы-энеле Айрат белән Марат Хикмәтуллиннар, Айрат Шәмсиев, Мөҗәһит Нуриәхмәтов, Рөстәм Хафизовларга зур рәхмәт әйтәсәсе килә. Килгән кунакларны югары дәрәҗәдә кабул итү, урында спортчыларны кайнар ризыклар ашатуга алар матди ярдәм күрсәттеләр, - диде ул.
Мин исә волейбол уенын үстерүгә зур әһәмият бирелүгә шаһит булып, уенның яхшы дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев