Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Тукай районының яшь футболчылары финалда очрашты

17-18 апрельдә «Алга» универсаль спорт залында 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында футбол ярышлары узды. Ул «Мәктәп футбол лигасы» кысаларында оештырылды.

Ярышлар бик киеренке үтте. Бер команданың да беренчелекне бирәсе килмәде.

Уеннар нәтиҗәсе буенча, егетләр арасында беренче урынны — Новотроицкое мәктәбе командасы, икенче урынны — Кече Шилнә, өченче урынны Түбән Суыксу мәктәбе командасы яулады.

Кызлар арасында беренче урында — Теләнче-Тамак мәктәбе командасы, икенчедә — Комсомолец, өченчедә — Түбән Суыксу мәктәбе командасы. Призлы урыннар яулаганнар дипломнар, медальләр белән бүләкләнде. Ә җиңүче командага исә кубок тапшырылды, дип хәбәр итәләр безгә районның спорт һәм яшьләр бүлегеннән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев