Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шилнә урманы туристларны көтә

Һәр елдагыча, быел да районыбызда урнашкан Шилнә урманында зур спорт һәм туризм чарасы – Юрий Белоусов исемендәге туризм фестивале уза.

Быел ул 6нчы тапкыр, 2-3 сентябрьдә туризмга битараф булмаган, табигатьне һәм спортны бар җаны-тәне белән яратучыларны үзендә җыячак.

Әлеге фестиваль атаклы, Чаллы шәһәрендә генә түгел, бөтен республикада һәм аннан да чит төбәкләрдә таныш булган турист Юрий Белоусов истәлегенә багышланган. Аның әти-әнисе Алексей һәм Ольга, апасы Александра Белоусовлар шулай ук туризмга балачактан ук гашыйк кешеләр. Юрий көтмәгәндә 34 яшендә һәлак булгач, Александра энесенең дуслары белән аның хөрмәтенә туризм фестивале оештырырга һәм аның аркылы балалар, яшьләр һәм гаиләләр арасында спортка, туризмга карата кызыксынуны арттыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны максат итеп куялар. Чөнки, исән чагында Юрий Белоусов үзе дә мондый төрдәге эшне актив алып барган, балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт, хәйрия чаралары оештырып, көченнән килгәнчә ярдәм иткән.

– Фестивальне без 2018 елдан бирле уздырабыз һәм беренче тапкыр үткәндә аны фестиваль дип авыз тутырып әйтеп тә булмый иде. Аннары, тора-бара ул үзеннән-үзе киң колач җәя башлады. Әйтик, 2021 елда үткән слетта җәмгысы 1 меңнән артык кеше катнашты. Аларның 300дән артыгы – 16 яшькә кадәр булган балалар. Быел исә фестивальдә 2500 ярымнан артык кеше катнашыр дип көтәбез. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: чарада катнашу тулысынча бушлай һәм анда катнашучы гаиләләрне, балаларны һәм өлкәннәрне иганәчеләребез әзерләгән кызыклы призлар һәм гомумән ике көнлек кызыклы программа көтә, – дип сөйләде чара турында Александра Белоусова.

Юрий Белоусов исемендәге слетта быел да күпкырлы, олысы-кечесе өчен кызыклы булган мәйданчыклар эшлиячәк. Бу каршылыклы «Маугли» спорт полосасы да, «Бәхет букчасы» уен мәйданчыгы, «Доктор Зотов» сәламәтлек мәйданчык һәм башкасы һәм башкасы. Моннан кала, чарада музыкаль мәйданчыклар да, чын туристлар ашый торган боткалы кыр кухнясы да оештырылачак. Ике көнлек туристик слетта бард җырлары булачак һәм шулай ук балалы гаиләләр җирлектә төнге ореинтлашу кебек кызыклы чарада да үз көчләрен сыный алачаклар.

– Бу чын мәгънәсендә онытылмаслык, истә калырлык фестивальләрнең берсе булачак. Без чарада катнашучыларга яхшы кәеф, иганәчеләребездән бүләкләр һәм күчтәнәчләр вәгъдә итәбез. Без катнашкан һәркемгә игътибарлы булырга, аларга бәйрәм кичерешләре бүләк итәргә тырышабыз, – дип билгеләп үтте Александра Алексеевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев