Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбыз көрәшчеләре яңадан җиңү яулап кайтты

Башкортостанның Эстәрлетамак шәһәрендә Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия фестивале үткәрелде. Ул халык уеннары һәм спортның милли төрләре буенча узды. Республика җыелма командасы арасында райондашларыбыз да актив катнашты. Круглое Поледан Д. Әгълиуллин (тренеры Р. Гыйззәтуллин) ирекле һәм грек-рим көрәше буенча III урынны алып кайтты. Бикләннән А. Сөләйманов (М....

Башкортостанның Эстәрлетамак шәһәрендә Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия фестивале үткәрелде. Ул халык уеннары һәм спортның милли төрләре буенча узды. Республика җыелма командасы арасында райондашларыбыз да актив катнашты. Круглое Поледан Д. Әгълиуллин (тренеры Р. Гыйззәтуллин) ирекле һәм грек-рим көрәше буенча III урынны алып кайтты. Бикләннән А. Сөләйманов (М. Мөхәммәдиев) ирекле көрәш буенча - I урын, ә грек-рим көрәше буенча III урынга лаек булды. Бәтке егете Н.Хөсәенов (Ф. Галәветдинов) ирекле һәм грек-рим көрәше буенча - I урын, билбаулы көрәш буенча III урын алды.
Казанда ирекле көрәш буенча республика Беренчелеге узды. Анда 1997-1998 елгы яшүсмерләр катнашты. Үз авырлыклары буенча Круглое Поле яшьләре - К. Елисеева - II, Д. Әгълиуллин (тренерлары Р. Гыйззәтуллин) - III, А. Сөләйманов (М. Мөхәммәдиев) III урыннар яулап кайттылар. Ярышларда шулай ук районыбыз данын Бикләннән Г. Нурмиева (М. Мөхәммәдиев) һәм Бәткедән Н. Хөсәенов (Ф. Галәветдинов) яклап чыктылар.
Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча республикакүләм турнир үтте. Үз авырлыклары буенча беренчелеккә К. Елисеева белән Г. Нурмиева чыкты. «Круглое Поледан Н. Әхмәдов, А. Гайнетдинов (Р. Гыйззәтуллин) һәм бикләнле И. Рамазановлар (М. Мөхәммәдиев) уңышлы чыгыш ясадылар. Бик ышанычлы, тырыш яшьләр. Алар белән эшләве дә, шөгыльләнүе дә җиңел, рәхәт. Ә инде ярышларда спортчыларыбыз призлы урыннар яулайлар икән, бу бигрәк тә сөенечле, димәк тырышлыкларыбыз бушка китмәгән», - дип хәбәр итте безгә тренер Рафаил Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш бәйгесе