Спорт

Районда ГТО фестивале үтте

Районда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале муниципаль этабы үтте. Фестивальдә төрле яшь категориясендә булган 140тан артык кеше катнашты, алар арасында мәгариф учреждениеләре, пенсионерлар, Тукай район үзәк дәваханәсе һ.б. район оешмалары хезмәткәрләре бар иде. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында үткән беренче көн ярышларда катнашучылар түбәндәге...

Районда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале муниципаль этабы үтте. Фестивальдә төрле яшь категориясендә булган 140тан артык кеше катнашты, алар арасында мәгариф учреждениеләре, пенсионерлар, Тукай район үзәк дәваханәсе һ.б. район оешмалары хезмәткәрләре бар иде. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында үткән беренче көн ярышларда катнашучылар түбәндәге спорт төрләре буенча көч сынаштылар: яткан килеш гәүдәңне күтәрү, тартылу, урыннан сикерү, басып торган килеш алга таба иелү, пневматик винтовкадан ату. Икенче көнне исә спортчылар 1-5 км дистанцияне чаңгыларда шуды, үзләренең тиз, җитез булуларын күрсәтте. Фестивальнең иң яшь катнашучысы Мусабай-Завод авылы мәктәбе укучысы Айзат Хөсәенов, иң өлкәне - 73 яшьлек пенсионер Фәрдәвес Шәемов булды.

Нет комментариев