Районда Спартакиада узды: иң көчле командалар ачыкланды
Тукай районы Яңа поселогында авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар арасында уздырылучы VIII Спартакиада оештырылды.
Спорт чарасында катнашучылар үзләрен дартс, кул көрәше, шахмат, өстәл теннисы һәм аркан тартышу кебек төрләрдә сынап карадылар.

Спартакиаданың ачылу тантанасында район башлыгы Камил Нәҗмев, район спорт бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев тә катнашты. Алар спортчыларга уңышлар һәм гадел уен булуын теләде.

Район спорт бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, авыл җирлекләре арасында беренче урынны Мәләкәс, икенче урынны Биклән авыллары командалары яулады. Өченче урында - Күзкәй авыл җирлеге. Район предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында да киеренке көрәш барды. 1нче урында - "Агросила" җәмгыяте командасы. 2нче урында - "Челныхлебопродукт" оешмасы. 3нче урында Тукай район больницасы командасы калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев