Районда биатлон сезонына нәтиҗә ясалды
Районыбыз җирлегендә яшәүче спортчы балалар республикакүләм ярышларда да сынатмый. Спорт тарихына алтын хәрефләр белән язарлык җиңүләр яулап торалар. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүче яшь биатлонистлар быелгы кышта да Республика беренчелегендә чыгыш ясап бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Яңа поселогы мәдәният йортында спортның биатлон төрен яратучы балалар һәм Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, Татарстан Республикасының Биатлон буенча федерациясе Президенты һәм тренеры Илдар Гыйльфан улы Ногъманов катнашында биатлон сезонына нәтиҗә ясалды. Сезонны ябу тантанасында спортның бу төре белән шөгыльләнүче балаларга Татарстан Республикасы Биатлон буенча федерациясенең рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Биатлон буенча уңышларга ирешкән балаларны бүләкләү тантанасында район башлыгы Камил Нәҗмиев чыгыш ясап балаларны ирешелгән уңышлары белән тәбрикләде, аларның тырышлыгын ассызыклады:
«Балалар! Нәкъ менә сезнең кебек балалар булганда җәмгыятебезнең үсешенә өметебез зур. Күрәсезме, сезнең тырышлыкны, безнең районны хөрмәтләп, Биатлон федерациясе Президенты Илдар Гыйлфанович үзе килде. Сезнең арада өч биатлончы – Россия, дүрт биатлончы – Татарстан Республикасында зур җиңүләр яулады. 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр категориясендә Калмаш авылы егете Дилфат Кашапов алтын медальгә лаек булды. Бу – район тарихында беренче тапкыр Республика беренчелегендә биатлон буенча җиңү яулау. Дөрес, элекке елларда биатлон буенча кызлар алтын медальгә ия булганнар иде. Дилфат Кашапов – биатлон буенча егетләргә алтын медальгә юл ачты.
Спорт кешедән физик яктан ныклык, сәламәтлек таләп итә торган өлкә. Шулай ук, спортсменнардан рухи һәм ихтыяри яктан да көчле, нык булу сорала. Өйрәнгәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә авырлыкларга түзгән, тренерларына хөрмәт белән карап, аларның таләпләренә җаваплы караган яшүсмерләр ярышларда җиңү яуладылар.
Сез, хөрмәтле балалар – сәламәт яшәү рәвешен, спортны тормыш кредосы итеп алдыгыз. Сез – зур ихтыяр көченә ия булган балалар. Спортта, гомумән, барлык өлкәләрдә дә балаларның тырышлыгы һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре әти-әнинең дә уңышы һәм бар яклап та тырышлык куюлары. Дөресен әйтергә кирәк, спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен финанс ягыннан да нык булу кирәк. Бүләкләнүче спортчыларның әти-әниләренә зур рәхмәт. Тренер – бала тормышында зур роль уйный торган шәхес. Ришат Марат улы Вәлиев – сезне үз балаларыдай күреп тәрбияли, шөгыльләрне тиешле югарылыкта алып бара. Шушы өчлек – бала, ата-ана, тренер тандемы уңышлы булганда спортчы балалар уңышка ирешәләр», – дип барысына да рәхмәт белдерде.

Өч баһадир биатлончы!
Айгөл Ризатдинова Калмашта туып-үскән һәм Яңа поселогына килен булып төшкән. Тормыш иптәше Илдар Ризатдинов белән өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Шунысы игътибарга лаек: аларның өч уллары да спортның биатлон төрен үз иткәннәр. Биатлончы бертуган Ризатдиновлар өчен спорт – күңел халәте ул. Һөнәре буенча педагог, балаларга инглиз телен өйрәтүче Айгөл ханым:
«Берничә ел элек олы улыбыз белән чаңгы базасына килгән идек. Шунда ул биатлончыларга карап бик сокланды. Аларның экипировкалары да кызыктырды булса кирәк. Иршат биатлонны үз итте. Аннан күреп икенче улыбыз Илдан да спортның шушы төренә тартылды. Инде менә өченчебез – Айдан да абыйларыннан калышмый. Балаларның тренеры Ришат Марат улы Вәлиевка рәхмәт. Ул балаларга карата игътибарлы, ихлас педагог, яхшы тренер. Бала күңелен аңлаучы тренерның балалар, яшүсмерләр, ата-аналар арасында абруе зур. Тренердан бик күп нәрсә тора. Шуңа өстәп, балада ихласлык, сайлаган спорт төренә карата чынлап торып ярату булганда гына җиңүләр яулана. Ата-ана өчен баланың уңышы – зур бәхет. Барыбызның да балалары сау-сәламәт, тәүфыйкълы булсыннар. Ана буларак та, хезмәтем балаларга белем һәм тәрбия бирү белән бәйле булганга да, моңа аеруча басым ясап әйтәм», – ди.

2022 нче елда Яңа поселогында Тукай районы хакимияте ярдәме һәм тренер Ришат Марат улы Вәлиев инициативасы белән 10 җайланмага исәпләнгән заманча пневматик биатлон ату урыны ачылды. Бу – республикада чаңгы-роллер трассасы белән җиһазландырылган һәм ел әйләнәсенә күнегүләр уздыру мөмкинлеге булган бердәнбер объект.
Шушы вакыт аралыгында биатлон спортын үз иткән балалар арасында шәхси зачетта: Дильфат Кашапов – I, Камилә Сабирова – III урыннарны яуладылар. Тимур Игнатьев, Павел Квасков, Ризван Сәгъдиев, Рәзил Имамиев, Самат Гыйматдиновлар да уңышлы чыгыш ясадылар.
Эстафета буенча: Сабирова, Шакирова – I, Кашапов, Игнатьев – II, Сәгъдиев, Квасков – IV, Имамиев, Гыйматдинов – VII урыннарга ия булдылар. «Кубок Энергия добра» регионара ярышларда Радмир Григорьев, Камилә Сабирова, Дилфат Кашапов үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев