Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Раббани кубогына көрәш бәйгесе

Иске Абдул урта мәктәбе спорт залында республикабызның данлыклы көрәшчесе, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган спорт остасы, күп тапкырлар татар - башкорт көрәше буенча РСФСР һәм Татарстан Республикасы чемпионы, "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил исемендәге бүләге иясе - пәһлеван, батыр якташыбыз Раббани Шәриф улы Шәрипов кубогына яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте. Анда...

Күп еллар республикабыз мәйданнарын тоткан тиңдәшсез батыр Раббанига күптән түгел 78 яшь тулды. Әлеге ярыш, аның туган көненә туры китереп, өченче елын үткәрелә. Билгеле инде, ул хәзер мәйданда көрәшче булып түгел, алмашка килүче яшь буынның остазы булып катнаша. Аларга үзенең кыйммәтле киңәшләре белән булыша, уңышларына ихлас сөенә. Үзе тәрбияләп үстергән шәкертләре - улы спорт остасы Ришат Шәриповның, оныклары Рубис, Русланның, абыйсының малае Наис, Данилның көрәш мәйданнарында чыныгып үсүләре, татарча һәм грек-рим көрәше осталары булулары белән чын-чынлап горурлана. Бүгенге көндә көрәшче Шәриповлар үзләре бер команда булып чыгыш ясарлык дәрәҗәгә җиттеләр. Гаилә башлыгы хөрмәтле Раббани өчен зур казаныш бу. Димәк, ул үз көче һәм тырышлыгы белән салган көрәш юлының дәвамчылары, варислары бар.
Спорт залы гөр килә. Менә үзләренә килешле спорт формасы кигән яшь көрәшчеләр тигез сафларда узып, спорт залы буена бастылар. Иске Абдул мәктәбе директоры Нуриман Мәүләвиев ярышта катнашучыларны котлый, аларның һәркайсына уңышлар тели һәм ярышны ачык дип игълан итә. Районның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гыйлаев кубок иясе Раббани Шариповның татар көрәше өлкәсендә тоткан урыны, уңышлары белән таныштырып, ярышның әһәмиятенә тукталды. Районыбызда татар көрәшен әйдәп баручылар рәтендә Айрат Гыйлаев, Рәкыйп Фәйзуллин, Фәрит Шәрипов һәм башкаларның исемнәрен телгә алды. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев яшь көрәшчеләргә яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен теләде, яшьләрне милли көрәшебез алымнарына өйрәтүче тренер Әбүзәр Миңнуллинны күркәм юбилее белән котлап, Мактау кәгазе тапшырды. Яшьләр, Раббани ага Шәриповның фатыйхасын алып, ярыш әләмен күтәрделәр. Республикабыз гимнын башкарганнан соң, ярышлар башланып китте. Ул ике келәмдә ике сәгатьтән артык барды. Хөкемдарлар җыелып, һәр үлчәү авырлыгында көрәшчеләрнең нәтиҗәләрен чыгардылар һәм тамашачыларга игълан иттеләр. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар 10 үлчәү авырлыгында үтте. Биш команда арасында Актаныш районы яшүсмерләр командасы җиңүче дип табылды. Аңа ярышның иң зур бүләге - Раббани Шәрипов кубогы тапшырылды. Иске Абдул - икенче, Биклән командасы өченче урынга лаек булды. Шәхси ярышта үз авырлыкларында түбәндәге яшь көрәшчеләр җиңеп чыкты: 25 килограмм авырлыгында - беренче урында Марат Газетдинов (Иске Абдул), икенче - Илдар Нургалиев (Актаныш), өченче - Нияз Сәрвәров (Биклән); 30 килограмда - беренче урында Илназ Шәйхаттәров (Актаныш), икенче - Т. Бакаян (Актаныш), өченче - Айдар Назыйров (Иске Абдул); 32 килограммда беренче - Алмаз Гарипов (Минзәлә), икенче - Илшат Мөхәммәдиев (Биклән), өченче - Илгиз Дәүләтгәрәев (Иске Абдул); 35 килограммда беренче - Айнур Мирзаянов (Актаныш), икенче - Илгиз Сәетгәрәев (Иске Абдул), өченче - Айдар Вәлиев (Минзәлә); 40 килограммда беренче - Раббани Нургалиев (Актаныш), икенче - Илгизәр Нурлиев (Актаныш), өченче - Самат Минвәлиев (Яңа поселок); 45 килограммда беренче - Илназ Рамазанов (Биклән), икенче - Алмаз Мөхәммәдиев (Актаныш), өченче - Рафил Зарифуллин (Теләнче Тамак); 50 килограммда беренче - Руслан Шәйдуллин (Чаллы), икенче - Рифат Сәгыйдуллин (Иске Абдул), өченче - Айбулат Гобәев (Актаныш); 55 килограммда беренче - Сәйфуллин Раил (Иске Абдул), икенче - Артем Артемьев (Мәләкәс), өченче - Илдус Сафиуллин (Актаныш); 60 килограммда беренче - Рушат Зарифуллин (Теләнче Тамак), Эмиль Закиров (Теләнче Тамак), өченче - Фәндүс Хуҗин (Актаныш); 70 килограммда Айзат Шәмсиев (Түбән Суыксу), икенче - Радик Дусманов (Биклән), өченче - Айзат Мохтаров (Түбән Суыксу).
Бәйгегә Казаннан җурналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар көрәше осталары турында берничә китап авторы Илдус Илдарханов килгән иде. Ул көрәш мизгелләрен видеокамерага төшерә барды. Легендар көрәшчебез Раббани Шәрипов турында җылы истәлекләре белән уртаклашты һәм аңа республика көрәшчеләре турындагы яңа китабын бүләк итте.
Әлеге ярышның иганәчесе, Кама төбәгендә милли халык спорт төрләре буенча федерация җитәкчесе Мәүлетҗан Хисамиев, ярышның баш хөкемдары Әбүзәр Миңнуллинга, хөрмәтле көрәш остасы Раббани Шәриповка истәлек бүләкләре тапшырды. Ярышны оештыруга Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе (Марат Сафин), эшмәкәрләр Ринат Сафин, Әнәс Гайнетдинов, Радик Шәехов иганәчелек ярдәме күрсәткәннәр. Аларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Ярышлар тәмам. Аны оештыручылар зур тырышлык куйган. Шулай да ярыш барышына карата кайбер теләкләребез бар. Яшь көрәшчеләр һәр нәрсәгә сизгер, һәр нәрсәне күңеленә сеңдерә. Залда аларны сәламләп каршылауга карата татарча шигарь булмавы, зал түрендә кубок иясе, атаклы көрәшче Раббани Шәриповның олы портреты һәм аның төрле ярышларда җиңү мәгълүматлары булмавы сәер тәэсир калдырды. Микрофонның эшләмәве дә тамашаны уңайсыз хәлгә куйды, ярыш барышына мәгълүматсыз утырдык. Республика гимнын татарча ишетәсе килгән иде. Кыскасы, киләчәктә яшь буынны тәрбияли торган чараларны, олы ярышларны күңел биреп, яхшы әзерлек белән үткәрәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш бәйгесе