Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Пенсионерлар спартакиадасы

Сосновый Бор поселогында пенсионерлар арасында V район спартакиадасы үтте. Ярышлар 6 спорт төре буенча узды, анда барысы бергә 10 авыл җирлегеннән, шул исәптән 50дән артык кеше катнашты. Ату буенча ярышларда Мулланур Сабиров (Күзкәй) белән Фәридә Адиятовага (Калмия) тиңнәр булмады. Дартс уеннарында беренчелекне Михаил Калинин (Мәләкәс) һәм Резидә Миңнеханова (Комсомолец поселогы)...

Сосновый Бор поселогында пенсионерлар арасында V район спартакиадасы үтте. Ярышлар 6 спорт төре буенча узды, анда барысы бергә 10 авыл җирлегеннән, шул исәптән 50дән артык кеше катнашты. Ату буенча ярышларда Мулланур Сабиров (Күзкәй) белән Фәридә Адиятовага (Калмия) тиңнәр булмады. Дартс уеннарында беренчелекне Михаил Калинин (Мәләкәс) һәм Резидә Миңнеханова (Комсомолец поселогы) яуладылар. Өстәл теннисы буенча Олег Логинов (Бәтке) белән Резидә Миңнехановага (Комсомолец поселогы) тиңнәр булмады. Спартакиада кысаларында ир-атлар 400 метрга, хатын-кызлар 200 метрга йөгерүдә көч сынашты. Әлеге төр ярышларда беренчелек Фәнис Вәлиевка (Бәтке) һәм Рәйханә Галиевага (Иске Абдул) бирелде. Ярышта катнашучылар ГТО нормаларын да тапшырдылар. Нәтиҗәдә I урынны Күзкәй авыл җирлеге пенсионерлары яулап алды. II урында - Калмия, III урында исә Кнәз авыл җирлеге спортчылары калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев