Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы

Тукайлылар мәдәният өлкәсендә булсынмы ул, спортта булсынмы – һичкайчан сынатмый. Менә бу җиңү республикабызны, Тукай районын таныту җәһәтеннән зур өлеш кертү  булды.  

Теләнче Тамак интернат мәктәбендә физкультура дәресләре укытучы Дилүс Гомәров районыбызның гына түгел, республика данын яклаучы спортчы. Ул июнь аенда Сочида спортның пауэрлифтинг (ятып штанга этү) төре буенча Европа чемпионатында икенче урын алды. Чара «АкваЛоо» санаториенда үтте. Теләнче Тамак спортчысы ТР Җыелма командасы составында чыгыш ясады.
– Европа чемпионатына 8 илдән вәкилләр килгән иде. Пауэрлифтинг буенча көч сынашуда 480 спортчы катнашты. Беренче урынны – Югославия,  икенче урынны –  Татарстан Республикасы, өченче урынны Красноярск крае спортчысы алды, – ди Дилүс Гомәров. 
Дилүс Гомәров 2012 елдан спортның шушы төре белән шөгыльләнә. Шушы вакыт аралыгында якташыбыз өч тапкыр Европа чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булды. 

Реклама

Сочида үткән чемпионатта. / Фото Дилүс Гомәровтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X