Мусабай-Заводта Олимпия көненә багышланган спорт чарасы үтте
Халыкара Олимпия көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә киң колачлап үткәрелә. Бу көнне күп кенә спорт, мәдәни чаралар үтә. Алар арасында массакүләм йөгерү, спорт ярышлары, Олимпия чемпионнары яисә танылган кешеләр белән очрашулар, тематик күргәзмәләр, концерт программалары бар. Әлеге көн уңаеннан, Мусабай-Завод авылының мәктәп базасында район ярышлары булып үтте.
Олимпия көненә багышланган спорт чарасында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләр катнашты. Аларның тренер-укытучылары - Гаяз Бакусев (Мусабай-Завод), Альфира Сәлахова (Яңа поселогы) һәм Валерий Фәйзуллин («Татарстан» совхозы поселогы). Балалар үзләрен 50 һәм 300 метрга йөгерүдә, туп ыргытуда, йөгереп килеп сикерүдә сынап карады. Моннан тыш яшүсмерләр республика ярышларында җиңү яулаган тәҗрибәле спортчыларның да чыгышын карады. Гомумән, әлеге ярышлар бөтен кешенең күңелендә дә уңай тәэсирләр калдырды, бөтен җиңүчеләргә дә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев