Массакүләм чаңгыда һәм тимераякта шуу башланды
Яңа ел каникуллары вакытында районыбызда тимераякларда һәм чаңгыларда шуу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт мәктәбе базасында массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнашты. Алар үзләренә атна буена җитәрлек энергия һәм көч тупладылар. «Без барыбыз...
Яңа ел каникуллары вакытында районыбызда тимераякларда һәм чаңгыларда шуу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт мәктәбе базасында массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнашты. Алар үзләренә атна буена җитәрлек энергия һәм көч тупладылар.
«Без барыбыз да рәхәтләнеп ял иттек», - диләр ата-аналар. Массакүләм чаңгыларда, шулай ук тимераякларда шуу әле 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев