Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кышкы каникуллар кызыклы үтте

31 декабрьдән алып 11 гыйнварга кадәр мәктәп балаларының кышкы каникуллары булды. Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә әлеге яллар бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Балаларның ялларын файдалы һәм кызыклы оештыру өчен тренер-укытучылар зур тырышлык куйды.

2-11 гыйнварда Яңа поселогының спорт залында милли көрәш һәм мини-футбол буенча Яңа ел турнирлары үткәрелде. Анда 1999 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар катнашты. Тренер-укытучы И. Нәҗмиев җитәкчелегендә көрәш сигез үлчәү авырлыгы буенча узды. Монда районыбыздан гына түгел, Яр Чаллыдан килгән яшь спортчылар да көч сынашты.
Мини-футбол турнирында 11 команда уйнады. Нәтиҗәдә малайлар арасында I урынны - Яңа поселогы, II урынны - Биклән, III урынны Бәтке командалары яулады. Кызлар арасында урыннар түбәндәгечә: I урында - Бәтке, II - Яңа поселогы, III урында Кнәз командалары. Аларның барысына да Мактау кәгазьләре һәм кубоклар тапшырылды.
3 гыйнвар көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең филиалларында (Кече Шилнә, Биклән, Новотроицкое, Иске Абдул авыллары, Яңа поселогында) «Кышкы уеннар» дип исемләнгән чара үткәрелде. Аның кысаларында балалар тимераякта шуды, рәхәтләнеп күңел ачты. Саф һавада яраткан дусларың белән файдалы вакыт уздыру - үзенә күрә бер шатлык та әле.
4 гыйнварда Кече Шилнә авылында дзюдо буенча Яңа ел турниры үткәрелде. Әлеге ярышларда районнан һәм Яр Чаллыдан 50дән артык бала катнашты. Җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр һәм Кыш бабайдан татлы бүләкләр тапшырылды. Чараны дзюдо буенча тренер-укытучы Н. Таһиров оештырды һәм алып барды.
Моннан тыш, спорт мәктәбе балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар белән дә актив эш алып бара. Әйтик, Яңа поселогының «Березка» балалар бакчасында тренер-укытучы В. Фәйзуллин «Кыш бабай» призына кызыклы ярышлар оештырды. Балалар 20 метр озынлыктагы дистанцияне үтәргә, урыннан озынлыкка сикерергә, шпагатка утырырга, күтәрелергә һәм идәндә утырган килеш аякларын төз итеп тотарга тиеш иде. Сабыйларның бөтенесе дә бик теләп катнашты. Ярышлар ахырында аларның һәрберсенә дә тәмле бүләкләр тапшырылды.
6 гыйнвар көнне Комсомолец поселогында тренер-укытучылар О. Лобова һәм Т. Хәмәдиев җитәкчелегендә «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт ярышлары үтте. Монда II-XI сыйныф укучылары - 55 яшүсмер көч сынашты. Спорт уеннарында районның яшүсмерләр клубына йөрүчеләр дә актив катнашты. Алар үзләрен күтәрелү, озынлыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, сыгылмалылыкка тест, аркан тартышу, чаңгыда шуу кебек ярышларда сынады.
Алда санап үтелгән ярышлардан тыш, районда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар арасында хоккей турнирлары оештырылды. Ул ике этапта узды: 5-9 гыйнварда зона туры булса, 10 гыйнварда финал өлеше үтте. Биклән авылының мәктәп базасында уздырылган финал этабына көчлеләрдән-көчле 4 команда җыелган иде. I урынны - Мәләкәс, II урынны - Биклән, III урынны Кнәз командалары яулады.
- Хоккей - иң яраткан уеныбыз. Иң яхшы тренерлар безнең өчен һәрвакыт җан атып торалар. Алар үзләрен аямыйча, нинди генә һава шартлары булмасын, безне уйнатырга тырышалар, хоккейда яңа үрләр яулавыбызга ышаналар, моның өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Тренерларыбыз Ринат Исмәгыйлев һәм Валентин Артемьев - таләпчән, оста җитәкчеләр, - диләр яшь спортчылар.
- Уен безнең өчен бик авыр үтте. Көндәшләребез бик каты әзерләнгәннәр, җитезләр, өлгерләр. Спортчы егетләргә зур рәхмәт әйтәсем килә, алар шул дәрәҗәдә уенга кереп китә алды, җиңү өчен барысын да эшләргә тырыштылар. Кыскасы, хоккей бик кызыклы оештырылды, алга таба да шулай дәвам итсен иде, - дип уртаклашты үз фикере белән Ринат Исмәгыйлев.
Уен тәмамлану белән бүләкләү тантанасы булды. Аннары исә уенчылар һәм тренерлар исеменнән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры И. Фәйзуллинага, мәгариф бүлеге җитәкчесе Р. Исаевка, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Гәрәевка рәхмәт әйтелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт каникуллар

2
X