Көрәшче призлы урын яулады
Шушы көннәрдә Сарманда СССР һәм РСФСРның ирекле көрәш буенча спорт мастеры Хаҗип Гәрәев истәлегенә багышланган республика турниры узды.
Көрәштә 2009нчы елгы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр бил алышты. Турнирга Азнакай, Әлмәт, Минзәлә, Лениногорск, Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Сарман районнарыннан дистәләгән спортчылар җыелган иде.
Тукай районы спортчылары да призлы урынсыз кайтып китмәде. 75 кг лы үлчәү категориясендә көрәшеп, Комсомолец поселогы егете Денис Иванов 2нче урынны яулады. Аңа җиңүче медале һәм истәлеккә бүләк тапшырылды, дип хәбәр итәләр район яшьләр һәм спорт бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев