Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кикбоксинг буенча беренче призерлар

Узган атнада Менделеевскида кикбоксинг буенча V ачык беренчелек узды. Ул Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган иде. Әлеге ярышка Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга Менделеев шәһәрләреннән җыелган 100дән артык спортчы арасында Тукай районы вәкилләре дә бар иде. 

Тукай кикбоксерлары быелгы беренчелектә район тарихында тәүге мәртәбә чыгыш ясап яхшы әзерлек күрсәтте. Команда составындагы дүрт ир-малайның өчесе призлы урыннарны яулады: Лесников Тимур – 2нче, Елисенков Александр – 3нче, Майоров Ян – 3нче. Ә Аксенов Михаил 5нче урынны алды. 
Көрәшчеләрне Бәтке мәктәбендә кикбоксинг буенча тренер булып эшләүче спорт мастеры Илдар Исмәгыйлев әзерләгән. «Моңа кадәр районда спортның әлеге төре белән шөгыльләнеп бәйгеләргә чыгучы булмаганлыгын егерме-утыз ел тренер булып эшләүчеләр дә әйтте, – ди Илдар Исмәгыйлев. – Бәткедәге спорт мәктәбендә кикбоксинг белән шөгыльләнә башлавыбызга дүрт ай. Ике төркемдә егермедән артык кеше. Әлеге ярышка кече төркемгә йөрүчеләрне алып чыктым, алар 2007-2008 елгылар. Барысы да Бәтке мәктәбе укучылары. Тырыш егетләр. Ярышларга йөреп шомарып беткән кикбоксерлар арасында югалып калмадылар, үзләрен әйбәт яктан күрсәттеләр. Мин алардан канәгать.»
Илдар Мөхәммәтхаҗип улы кикбоксинг белән шөгыльләнергә теләге булган егет һәм кызларны спорт мәктәбенә чакыра. Балалар 8 яшьтән кабул ителә. Тренер белән 8-960-07-52-70 телефоны аша хәбәрләшергә була.

Фото Илдар Исмәгыйлевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев