Җиңел атлетика буенча көчле командалар ачыкланды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан укучылар арасында җиңел атлетика һәм кросс буенча район беренчелеге узды. Ике этапта үткән ярышларда иң җитез һәм чыдам спортчылар билгеләнде.
Программада 100 һәм 400 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү һәм 4х100 метрга катнаш эстафета каралган иде. Әлеге төрләрдә Бәтке мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урынга — Яңа поселогы мәктәбе, өченчегә Круглое Поле мәктәбе командалары чыкты.
Шушы көннәрдә спортчылар җиңел атлетика кроссында көч сынашты. Кызлар — 1 км, ә егетләр 2 км дистанцияне үтте. Кросс нәтиҗәләре буенча Яңа поселогы мәктәбе командасы беренчелекне алды. Икенче урында — Калмаш, өченчедә — Новотроицкое мәктәбе укучылары.
Шәхси исәптә җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде. Командаларга кубоклар тапшырылды, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев