Яңа Байлар өлкәннәре - скандинав йөрешендә
Яңа Байлар авылында яшәүче өлкән буын вәкилләре «Актив озын гомер» программасы кысаларында скандинав йөрешен актив үзләштерә.
Спорт чарасына районның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева да кушылды. Бу шөгыль өлкәннәргә сәламәтлекне ныгытырга, дәрт һәм күтәренке кәеф сакларга ярдәм итә.
Ветераннар арасында әлеге юнәлеш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла һәм бүгенге көндә бик популяр булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев