Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО сәламәт яшәргә, актив булырга өйрәтә

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Үткән атнада районыбызның Биклән һәм Новотроицкое авылларына бөтен мәктәпләрдән укучылар җыелды. 11-15 яшьлек яшүсмерләр совет чорында ук гамәлдә булган ГТО (Готов к труду и обороне) нормаларын тапшырды.

Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм яклауга әзер (ГТО)» фестиваленең максатлары - үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау. Әлеге фестивальнең муниципаль этабы безнең районда да үткәрелде. Бу көнне яшь категорияләренә карап, балалар үзләрен 6 спорт төрендә сынап карады. 11-12 яшьлек балалар 60 метрга, 1,5 км йөгерде, кулда күтәрелде, басып торган килеш аска таба иелде (куллары җиргә кадәр тияргә тиеш), озынлыкка сикерде, 150 граммлы тупны ыргытты, ятып торган килеш гәүдәләрен күтәрде. 13-15 яшьлек яшүсмерләр исә санап үтелгән нормалардан тыш вакытка 2 километрлык араны йөгереп үтәргә тиеш иде.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Айсылу Вәҗиева белән бергә башта Новотроицкое авылында булдык. Якын-тирә авыллардан килгән мәктәп укучыларын күзәтәм, ярышларга үз теләкләре белән килгәнлекләре күренеп тора. Бергә шаярышалар, кемнең нинди нәтиҗә күрсәткәнен кызыксынып карап торалар. Биклән авылында да шул ук хәл. Без килгәндә кызып-кызып ятып торган килеш бер минут вакытка күтәреләләр иде. Егетләр һәм кызлар бик җитди күренәләр. Алар укытучы-тренерларыннан ГТО турында кызыксынып төрле сораулар биргәнен күреп алдым.

Реклама

- Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм яклауга әзер (ГТО)» фестивалендә районыбыздан барысы бергә 90нан артык яшүсмер катнашты. Нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк. Махсус ГТО түштамгалары Татарстан республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан җибәреләчәк, - дип аңлатты миңа район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Айсылу Вәҗиева.

Сүз уңаеннан, 2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Хезмәткә һәм яклауга әзер» системасының кире кайтуы турында указга кул куйган иде. Татарстан исә физик хәзерлек системасына кертелүче ГТО программасын сынаучы төбәкләрнең берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт ГТО

2
X