Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО нормаларына багышланган мастер-класс үтте

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип язылган түш тамгасыннан - Олимпиада медальләренә! Совет кешеләрен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның шигаре нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган. 1990 елларда бетеп торган ГТОның яңадан кайтуын без -...

Укучы яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан, Күзкәй урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. Шул чараларның берсе - ветеран-спортчы, 75 яшьлек Мулланур Сабиров белән очрашу булды. Ул спортның кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен балаларга җиткерү өчен мастер-класс үткәрде. Чыннан да, аның спорт ярышларында укучылар көнләшерлек уңышлары бар. Үзе белән алып килгән күп санлы мактау грамоталары, яулаган медальләре, ГТО нормаларын үтәү буенча разряд книжкалары турында ул тәфсилләп сөйләде.

- Без үскәндә яшьләр бик көчле иде, - дип сөйли ул. - Элек махсус программа буенча укучыларны яшь үзенчәлекләренә карап башта дәресләрдә ГТОга кертелгән спорт төрләренә өйрәтәләр, аннан «имтихан» бирдерәләр иде. Әлбәттә, безнең җиңүгә омтылышыбыз бик көчле, билгеләнгән норманы үтәү өчен җан-фәрманга тырыша идек. Ә ГТО значогын күкрәккә тагып йөрү - ул үзе батырлык һәм горурлык булды. Бездә андый спортчы укучыларны тантаналы линейкада бүләклиләр иде. Мин үзем дә заманында ГТОның алтын значогына ия булдым һәм моның белән бик горурланам. Өйдә 8, 10, 16, 24, 32 килограммлы герләр бар иде, яшьләр кичләрен безгә җыелып, бергәләп гер белән шөгылләндек, үзебезне физик яктан чыныктырырга омтылдык. ГТО нормасын үтәмәгәннәрне армиягә дә алмадылар. Ә армиядә хезмәт итү һәр егет өчен горурлык иде», - дип искә алып сөйләде Мулланур Исхакович.

Мулланур абыйның бүгенге халәте - спортның файдалы булуына ачык мисал. Ул бүген дә өлкән яшьтә булуына карамастан, ветераннар арасында уздырылган ярышларда сынатмый. Дипломнар, медальләр, кубоклар яулый. 75 яшендә егетләрчә төз гәүдәле, спорт сөючән булып кала. Мондый ветераннарның арабызда яшәве барыбызга да горурлык!

Индира Шәйхаттарова,
Күзкәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев