Бикләндә район башлыгы кубогына көрәш буенча ярышлар үткәрелә
25 гыйнвар, шимбә көнне, Биклән урта мәктәбендә татар-башкорт милли көрәше буенча муниципаль район башлыгы кубогына район беренчелеге үткәрелә. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар көч сынаша. Катнашучыларны үлчәү сәгать 8дә, ярышлар исә иртәнге 9да башланачак. Баш хөкемдар итеп Марат Мөхәммәдиев билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев