Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәткедә яшь көрәшчеләр үсә

Түбән Кама шәһәрендә 1999-2000 елгы үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте.

250 спортчы арасында безнең районны Бәтке балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яклады. Алар арасыннан VI сыйныф укучысы Илья Николаев 59 килограммлылар арасында икенче урынны яулады.

Мамадыш районының Түбән Ошма авылында Россия спорт мастеры Р. Мотыйгуллин призына яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды. Чарада 280нән артык яшь спортчы катнашты. Бәтке спорт мәктәбендә шөгыльләнүче VIII сыйныф укучысы Дамир Сәрвәров үз авырлык категориясендә өченче урынга лаек булды.

Спорт серләренә егетләрнең икесен дә ТРның физкультура отличнигы, югары категорияле укытучы Фатих Галәветдинов өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь кљрђшчелђр