Реклама
Спорт
Баскетбол уены буенча көчле мәктәпләр билгеле булды
Сосновый Бор поселогында мәктәп укучылары арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда Новотроицкое, Биклән, Мусабай-Завод, Мәләкәс, Яңа поселогы, Комсомолец, Иске Абдул, Кнәз мәктәпләрендә укучы кызлар һәм Кече Шилнә, Мәләкәс, Яңа поселогы, Комсомолец, Иске Абдул, Кнәз, Новотроицкое, Биклән, Шилнәбаш, Мусабай-Завод, Круглое Поле, Бәтке, Түбән Суыксу мәктәпләрендә белем алучы егетләр катнашты. Баскетбол...
Сосновый Бор поселогында мәктәп укучылары арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда Новотроицкое, Биклән, Мусабай-Завод, Мәләкәс, Яңа поселогы, Комсомолец, Иске Абдул, Кнәз мәктәпләрендә укучы кызлар һәм Кече Шилнә, Мәләкәс, Яңа поселогы, Комсомолец, Иске Абдул, Кнәз, Новотроицкое, Биклән, Шилнәбаш, Мусабай-Завод, Круглое Поле, Бәтке, Түбән Суыксу мәктәпләрендә белем алучы егетләр катнашты. Баскетбол уеннарында барлыгы 246 спортчы яшүсмер көч сынашты. Нәтиҗәдә кызлар арасында беренче өчлектә - Биклән, Мусабай-Завод, Новотроицкое урта мәктәбе укучылары. Егетләр арасында исә I урында - Биклән, II - Мәләкәс, III урынны Круглое Поле поселогы мәктәбе укучылары яулады, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев