Бадминтонда көчлеләр билгеле булды
Күптән түгел Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында бадминтон буенча район беренчелеге узды. Соңгы елларда популярлыгы арткан әлеге спорт төрендә районның төрле авыл җирлекләреннән 100дән артык спортчы, яшь категориясе буенча бүленеп, көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган кызлар арасында җиңүне Сосновый Бордан Олеся Скотникова, малайлар арасында Мусабай-Заводтан Айдар Хөсәенов яулады. 2002-2003 елгылар арасында Сосновый Бор кызы Снежана Жданова һәм Мусабай-Завод егете Фаяз Әхмәтҗанов иң көчлеләре булып чыкты. 2000-2001 елгылардан Сосновый Бордан Лилия Диниева һәм Мусабай-Заводтан Данил Кыямов беренчелекне яулады. Кызлар арасында Илсинә Кәлимуллина (Мусабай-Завод) һәм егетләр арасында Кирилл Соколов («Татарстан» совхозы поселогы) беренче булды. Ә командалар бәйгесендә Кнәз урта мәктәбе (тренерлары Людмила Белова) беренче һәм икенче урыннарны яулады, өченчедә Мусабай-Завод урта мәктәбе (тренерлары Файсал Кәлимуллин) калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев