Бадминтон
23 январь көнне Казанда бадминтон буенча «Татарстан Республикасы буенча шәхси кубок» ярышлары үтте.
Анда башкалабыздан, Яр Чаллыдан һәм республиканың 22 районыннан, шул исәптән Тукай районы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар да катнашты. Князево җирлегеннән 2007 елгы Мария Захарова ярышта өченче урынга лаек булды. Аның тренеры – Валерий Фәйзуллин.
/ Фото Фәнүдә Фарраховадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев