Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Авыруларны да дәвалыйлар, күңелле ял да итә белә медицина хезмәткәрләре

Ел саен, медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, медицина өлкәсендә эшләүче ак халатлы игелекле затларыбыз «Сәламәтлек» дип аталган спартакиадада катнашалар. Быелгысы елда да район үзәк больницасы табиблары һәм шәфкать туташлары Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән спорт ярышларында үз көчләрен сынап карадылар.

Әлеге ярышларга барысы бергә 5 команда, шул исәптән Мамадыш, Әгерҗе, Теләче, Менделеевск һәм Тукай районнарыннан җыелган спортчылар җыелды.

- Барысы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган иде, - дип сөйләп китте миңа район үзәк больницасының кадрлар бүлеге мөдире Рәисә Әхмәтхуҗина. - Ярышлар хәзер ничә ел рәттән Мамадыш шәһәрендә уздырыла. Ел саен шунда җыелгач, безнең арадагы дустанә мөнәсәбәт артканнан-арта бара. Безнең район, шулай ук район больницасы данын яклау максатыннан, ярышларга барысы бергә 30 кеше барды. Спартакиадада бары тик медицина хезмәткәрләре генә катнашты, чараның максаты нәкъ шундый иде. Алар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, барысының да кәефләре күтәренке, җиңү теләге көчле иде, - диде Рәисә Равил кызы.

Татарстаныбызның төрле районнарыннан җыелган табиб һәм табибәләре үзләрен волейбол, аркан тартышу, өстәл теннисы, җиңел атлетика эстафетасы, шахмат һәм бадминтон уеннарында сынап карадылар. Нәтиҗәдә районыбыз данын яклап чыккан волейбол уеннарының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары лаеклы II урынга чыкты. Өстәл теннисы буенча Тәбрис Искәндәров шулай ук II урын яулады.

- Ярышларның төп максаты: бер-берең белән аралашу, кирәк икән тәҗрибә белән уртаклашу, моның өстенә саф һавада рәхәтләнеп ял итү, спорт белән шөгыльләнү бит. Без дә үзебезгә ел буена җитәрлек энергия туплап кайттык, башка районнардан килгән табиб-коллегаларыбыз белән аралаштык. Шуннан да рәхәтрәк нәрсә бар?! Мамадышта шулай ук ярышлар тәмамлану белән безнең өчен махсус концерт программасы да оештырылган иде. Анысы да күңелләребезгә хуш килде. Мондый чараларны уздыру аеруча да мөһим, - дип сөйләделәр миңа Рәисә Әхмәтхуҗина белән район үзәк больницасының аптека мөдире Лилия Әхмәтҗанова.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев