«Аударыш» бәйгесендә райондашыбыз җиңү яулады
Спорт

«Аударыш» бәйгесендә райондашыбыз җиңү яулады

Арчада узган атлы спорт фестивалендә Тукай районының танылган спортчысы Инсаф Хөсәенов милли «Аударыш» дисциплинасында беренче урынны яулап, зур җиңүгә иреште.

Лидерлык өчен барган киеренке һәм мавыктыргыч көрәштә ул чын ир-атларча характер, җиңүгә омтылыш күрсәтте һәм туган төбәгебезне лаеклы тәкъдим итте.

Спортчыны ярышка әзерләгән остазы — Нәсим Гыйләҗев. 


Нет комментариев