Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Ак Барс» «Металлург»ны җиңеп, финалга чыкты

Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Гагарин Кубогы финалына юллама алды. Ярымфинал сериясенең бишенче матчында казанлылар Магнитогорскиның «Металлург» командасын овертаймда 4:3 исәбе белән җиңеп, җанатарларына зур бүләк ясады.

Бу җиңү Әнвәр Гатиятулин командасы өчен хәлиткеч булды — серия 4:1 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, «Ак Барс» 2023 елдан соң беренче тапкыр КХЛның финалына чыкты. Финал сериясе 11 майда старт алачак, беренче матчларны казанлылар кунак бозында үткәрәчәк.

Бүгенге матчны кунаклар актив башлап җибәрде. Инде дүртенче минутта ук Алексей Пустозёров исәпне ачты. Әмма озак та үтмәде, «Металлург» күпчелектә Валерий Орехов ярдәме белән җавап кайтарды — 1:1.

Беренче период азагында Артём Галимов төгәл сугып, «Ак Барс»ны яңадан алга чыгарды — исәп 2:1 булды. Икенче периодта Никита Михайлис исәпне тигезләде, ләкин Дмитрий Яшкин казанлыларны тагын алга чыгарды. Шулай итеп икенче период казанлылар файдасына  3:2 белән тәмамланды.

Өченче период бетәргә ике минут кала «Металлург» уенчысы Орехов исәпне янә тигезләде — 3:3. Ике як уенчылар да арыган булуга карамастан, җиңүчене овертаймда ачыкларга туры килде. «Ак Барс» командасын финалга илтүче юлда соңгы ноктаны Александр Барабанов куйды: алканы көндәш капкасына төгәл ыргытып, исәпне 4:3 ясады.

Җиңүдән соң «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятулин сериянең бик киеренке узуын һәм «Металлург»ның көчле көндәш булуын билгеләп үтте. Ул хоккейчыларга фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу уңышның нәкъ менә команда уены нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

Финалдагы булачак көндәш турында сөйләгәндә, тренер хәзер төп бурычның — көчне торгызу булуын әйтте. Аннан соң команда финалга әзерлекне башлап җибәрәчәк.

Фото һәм информация ak-bars.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев