Ак Барс» «Металлург»ны 4:1 исәбе белән җиңде һәм сериядә алга чыкты
Бүген «Ак Барс» Гагарин Кубогының ярымфинал сериясенең өченче уенында «Металлург»ны җиңде. «Татнефть Арена» бозында узган уен хуҗаларның ныклы өстенлеге белән тәмамланды.
Командалар составында үзгәрешләр булмады. Барысы да алдагы уендагыча калды.
Матчның беренче периоды югары темпта узды, тукталышлар сирәк булды. Унбиш минут эчендә командалар бер-берсенең капкасына алканы нибары ике тапкыр гына ыргытты. 9нчы минутта ук Владимир Ткачёв “Ак Барс” капкасы янында куркыныч мизгел тудырды, ләкин аны голга әйләндерә алмады.
Уенның 16нчы минутында «Ак Барс» счётны ачты. Никита Дыняк алканы Дмитрий Кателевскийга бирде, ә һөҗүмче мөмкинлекне төгәл гол белән тәмамлады.
Шунда ук хуҗалар исәпне арттыра алыр иде, ләкин Григорий Денисенко суккан алка баганага эләкте.
Беренче тәнәфескә ике минут кала кергән икенче алка да Кателевский исәбенә язылды.
Икенче периодта казанлылар күпчелектән файдаланып “Металлург” капкасына тагын бер алка кертте. Шулай итеп, Дмитрий Яшкинның голы исәпне 3:0 ясады.
Ләкин «Металлург» дүрт минуттан соң җавап кайтарды. Робин Пресс бозда “Ак Барс”ның дүрт уенчысы гына калуыннан файдаланып, гол кертте.
Финал сиренасына бер минут кала Кирилл Семёнов буш капкага гол кертеп, бүгенге уенның исәбен 4:1 ясады.
Шулай итеп, «Ак Барс» сериядә алга чыкты, исәп - 2–1. Дүртенче уен 1 майда Казанда узачак һәм 15:00 сәгатьтә башланачак.
Фото һәм мәгълүмат ak-bars.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев