«Ак Барс» «Локомотив»ны җиңеп, финал сериясендә исәпне тигезләде
Бүген «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалында мөһим җиңү яулады. Казанда узган дүртенче матчта казанлылар «Локомотив»ны 2:1 исәбе белән отты. Хәлиткеч алканы өченче периодта Александр Хмелевский кертте.
Матчның беренче минутларыннан ук «Ак Барс» актив һөҗүмгә күчте. Уенның күп өлешендә инициативаны үз кулында тотты, көндәш капкасы янында куркыныч моментлар да булды, ләкин беренче периодта командалар гол кертә алмады.
Икенче периодта «Локомотив» урта зонадагы хатадан файдаланып, казанлыларның капкасына алка кертте. Әмма хуҗалар тиз арада җавап кайтарды. Борт янындагы көрәштән соң Александр Барабанов алканы капка төбенә ыргытты, ә Илья Сафонов сакчыларга хәрәкәт итәргә комачаулады. Нәтиҗәдә Артем Галимовның бросогы рикошеттан соң капкага кереп китте.
Өченче периодта «Ак Барс» күпчелектән уңышлы файдаланды: Александр Хмелевский керткән алка хәлиткеч булып, командага мөһим җиңү бүләк итте.
Дүрт матчтан соң сериядә исәп 2:2 булды. Финалның чираттагы уены 19 майда Ярославльдә узачак.
Фото ak-bars.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев