«Ак Барс» Гагарин Кубогының ярымфиналына чыкты
Кичә, 15 апрельдә «Ак Барс», сериянең дүртенче уенында Минск «Динамо»сын 3:2 исәбе белән җиңеп, Гагарин Кубогының ярымфиналына чыкты. “Ак Барс” җанатарларын сөендереп, соңгы дүрт уенда җиңүгә иреште.

Шулай итеп, Казан командасы серияне «коры» счет белән япты — исәп 4:0! Ярымфинал уеннарына “Ак Барс” соңгы тапкыр 2023 елда чыккан иде. Менә, быелгы сезон да Татарстан командасы өчен уңышлы бара. Шулай итеп, “Ак Барс” турнирның киләсе этабына узды.
Кичәге матч кырыс һәм эмоцияләргә бай булды: уен башында ук командалар сугышып алды. Уен барышында «Ак Барс» хәлне тулысынча контрольдә тотты һәм икенче период ахырына 3:0 исәбе белән алга чыкты. Никита Лямкин (ике голда катнашты), Дмитрий Яшкин һәм Александр Барабанов аерылып торды.
Уен ахырында «Динамо» исәпне үзгәртергә тырышып, капкачысын алды һәм бозга алты уенчы чыгарды. Бу алым аларга ике тапкыр гол кертергә ярдәм итте. Ләкин уен барыбер “Ак Барс”ның җиңүе белән тәмамланды.
Фото: ak-bars.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев