Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

550 көрәшче арасында безнең спортчылар призлы урыннар яуладылар

Зәй шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республика ярышлары узды. Әлеге турнирны ярты гасыр элек «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган. Быел турнир Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Ярышларда республиканың 45 районыннан, Башкортостаннан, Марий Элдан, Чувашиядән - барлыгы 550 көрәшче катнашты. 51 команда арасында Тукай...

Зәй шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республика ярышлары узды. Әлеге турнирны ярты гасыр элек «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган. Быел турнир Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Ярышларда республиканың 45 районыннан, Башкортостаннан, Марий Элдан, Чувашиядән - барлыгы 550 көрәшче катнашты. 51 команда арасында Тукай районы җыелма командасы 7нче урынга чыкты. Район башлыгы Васил Хаҗиев безнең спортчыларыбызны, аларның тренеры Тәнзил Хәмәдиевны тәбрикләде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Көрәшчеләр арасында шуның кадәр абруйлы булган ярышларда безнең район данын 11 спортчы яклады. 60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Борды авылыннан спорт остасы Дмитрий Левашов, 100 килограммлы көрәшчеләр арасында Түбән Суыксу авылыннан Рәиф Нигъмәтуллин һәм 130 килограммлы үлчәү категориясендә шулай ук Түбән Суыксудан Радик Вороной III урын алдылар. 130 килограммнан да артык үлчәү категориясендә Олы Шилнә авылыннан спорт остасы Вадим Уляшев белән 55 яшьтән дә өлкәнрәк ветераннар арасында көрәшеп, Кече Шилнә авылыннан спорт остасы Марс Гаффаров II урын яуладылар. Шулай ук көрәшчеләребез Роберт Шакиров, Илнар Мусин, Азат Сәрвәров, Владислав Адамов, Радик Ризванов, Станислав Кашин район данын Татарстан күләмендә югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. Спортчыларны көрәшкә балалар спорт мәктәбе һәм районның җыелма командасы тренеры, Татарстан Республикасының спорт мастеры һәм чемпионы Тәнзил Хәмәдиев әзерләде. Ул инде 11 ел дәвамында безнең команданың җитәкчесе. Тәнзил Хәмәдиев 46нчы урында булган команданы барлап, әзерләп, даими рәвештә алар белән шөгыльләнеп, беренче унлыкка чыгарды.

Хәзерге вакытта команда Яр Чаллы шәһәрендәге 57нче көллият спорт залында шөгыльләнә. Тәнзил Хәмәдиев әйтүенчә, залны арендага алырга район хакимияте зур ярдәм күрсәтә: «Хакимият безнең эшчәнлегебезгә, проблемаларыбызга бик игътибарлы. Гомумән, татар-башкорт милли көрәшенә мөнәсәбәтләре бик яхшы, безнең өчен җан аталар, бер турнирны да калдырмыйча, һәр ярышны күзәтәләр. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, чөнки бу безнең уртак тырышлык, уртак уңыш дип саныйм», - диде команда тренеры. Тукай районы көрәш федерациясе башкарма директоры Ильяс Гыйлаев та ярыш нәтиҗәләреннән канәгать. «Спортчы егетләребезгә сокланам, алар белән горурланам. Көрәш буенча район командасының алга китеше күзгә күренеп тора. Мондый казанышларга ирешү өчен Тәнзил Хәмәдиев күп көч куйды. Без аның белән инде күп еллар бергә эшлибез», - дип сөенече белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев