Татарстанда эндокрин системасы авыруларын кисәтү атналыгы бара
18-24 май көннәрендә Россиядә, шул исәптән Татарстанда, Эндокрин системасы авыруларын кисәтү атналыгы уздырыла. Чараның максаты — халыкка гормональ бозылуларның куркынычын аңлату һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.
Эндокрин системасы эшчәнлеге бозылу калкансыман биз авыруларына, шикәр диабетына, симерүгә һәм йөрәк кагуга китерә ала. Табиблар авыруларны кисәтү өчен көненә 4-5 грамм йодлаштырылган тоз кулланырга, баллы ризыкларны чикләргә, тәмәке һәм алкогольдән баш тартырга киңәш итә. Беренче билгеләр (сәбәпсез ябыгу яки симерү, даими ару) пәйда булганда, кичекмәстән терапевт яки эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чара «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев