«Шәфкать» үзәге авыл халкына флюорография узарга булышты
Иске Абдул авылында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсус автотранспортында диспансерлаштыру узды.
Авыл халкы мобиль комплекста флюорография тикшеренүе уза алды. Бу чара өлкәннәргә үз сәламәтлекләрен тикшерергә һәм кирәкле медицина ярдәмен вакытында алырга мөмкинлек бирде.
Искәртеп узабыз, еллык диспансерлаштыру — сәламәтлекне саклауның ышанычлы ысулы. Ул җитди чирләрне башлангыч этапларда ачыкларга һәм нәтиҗәле дәвалауны үз вакытында башларга ярдәм итә.
Әлеге мөһим чара дәүләт дәрәҗәсендә, аерым алганда, «Озак һәм актив гомер» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев