Шәлнәбаш ФАПында мөһим сорауларга җавап бирделәр
Шәлнәбаш авылы фельдшеры Кристина Шеврина җирлек халкы өчен «Баш мие сәламәтлеген саклау» темасына багышланган очрашу оештырды.
Медицина хезмәткәре авылдашларга кан басымын контрольдә тотуның мөһимлеге, стрессның йогынтысы һәм хәтерне яхшырту ысуллары турында сөйләде.
Кристина Михайловна очрашуга килүчеләргә кан тамырлары эшчәнлеге бозылуның башлангыч билгеләрен ничек танырга икәнен аңлатты. Шулай ук кеше үзен яхшы хис иткәндә дә ни өчен кан басымын даими тикшереп торырга кирәклеген җиткерде. Очрашуда теләсә кайсы яшьтә хәтерне һәм игътибарны шомарта торган гади күнегүләр күрсәтелде.
Чара җанлы әңгәмә форматында үтте. Авыл халкы инсультны искәртү һәм яшькә бәйле хәтер үзгәрешләре турында сораулар бирде һәм аларга төгәл җаваплар алды.
Фото: район үзәк хастаханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев