Чиратсыз һәм кәгазьсез: хәзер «больничный»ны MAX мессенджеры аша да ябарга мөмкин
Республикада телемедицина технологияләрен кертүнең яңа этабы башланды. Хәзер табиб белән видеоэлемтә аша сөйләшеп, поликлиникага бармыйча да савыгуны теркәргә була.
Татарстан сәламәтлек саклау тармагында зур үзгәрешләр: илебездә эшләнгән MAX мессенджеры аша табибка язылу гына түгел, ә «больничный»ны дистанцион рәвештә ябу мөмкинлеге дә туды. Бу яңалык чиратларны киметергә һәм пациентларның вакытын янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Бу ничек эшләячәк?
Процесс гади: авыруның беренче көнендә табиб пациентны гадәти рәвештә кабул итә һәм аның телефон номерын махсус базага терки. Дәвалану тәмамлангач, пациентка MAX мессенджеры аша видеоконсультациягә сылтама һәм вакыты язылган хәбәр килә.
Видеоэлемтә вакытында табиб кешенең хәлен сораштыра. Гәүдә температурасы нормада булса һәм башка зарлар булмаса, электрон "больничный" шул ук мизгелдә ябыла. Барлык мәгълүматлар «Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклау» системасына кертелә. Мондый электрон документның юридик көче кәгазьнекеннән берни белән дә аерылмый.
Чикләүләр бармы?
Әлбәттә, телемедицина барлык очракларда да ярдәм итә алмый. Әгәр авыру катлаулы узса яки өстәмә тикшерүләр (анализлар, рентген) таләп ителсә, табиб пациентны поликлиникага чакырачак. Төп карарны белгеч кешенең индивидуаль торышыннан чыгып кабул итә.
Яңа хезмәт республика халкына медицина ярдәмен тизрәк һәм уңайлырак алырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә Тукай районы хастаханәсе баш табибы Розалия Лымарь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев