Филүс Каһиров, Марат Яруллин һәм башка йолдызлар Тукай район Сабан туе турында
Тукай районында узган Сабантуй бәйрәме быел да район халкын гына түгел, читтән килгән кунакларны да бер мәйданга җыйды. Ат чабышлары, милли көрәш, халык уеннары һәм бай концерт программасы милли бәйрәмгә килгән һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
Бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе – танылган артистлар чыгышы булды. Сәхнә түрендә Татарстан эстрадасының популяр җырчылары чыгыш ясап кына калмыйча, Сабантуйдан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты.

Лия Шәмсина белән Артур Маузер «Якты юл» газетасы исеменнән тапшырылган кечкенә бүләкне ихлас күңелдән кабул итеп, Сабантуйдан алган тәэсирләре турында сөйләделәр.
– Күп еллар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәдек, хәзер туган якларга кайтып йөрибез. Дөньяның төрле почмакларында Сабантуйларда катнашырга туры килде, әмма туган җирдә, туганнар һәм якыннар янәшәсендә узган бәйрәмнәрнең кадере бөтенләй башка. Бүген дә матур җырларыбызны башкарып, халыкка күтәренке кәеф бүләк итә алуыбызга шатбыз, – диделәр алар.

Тукай районы гимнын башкаручы җырчы Илзирә Ибраһимова өчен дә бу көн аеруча истәлекле булган.
– Сабантуй – районыбызның иң зур һәм иң көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. Кыр батырларын зурлап сәхнәгә чакырулары, район гимнын башкару мөмкинлеге минем өчен зур дәрәҗә. Ә көрәш батырларына багышланган җырны яңгырату бу көннең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булыр, – дип уртаклашты ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Филүс Каһиров та тамашачыларга ихлас теләкләрен җиткерде.
– Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Һәр йортта иминлек, күңел тынычлыгы булсын. Һәркем үз эшеннән тәм табып, аны җиренә җиткереп башкарсын иде. Игеннәребез уңып, табигать безгә мул уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирсен. Йөзләребездән елмаю, күңелләребездән шатлык китмәсен, – диде җырчы.

Марат Яруллин да Тукай районы халкына һәм Сабантуй кунакларына иң җылы сүзләрен юллады.
– Иң элек Тукай районы халкын, Сабантуй кунакларын һәм барлык милләттәшләремне халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмне без ел саен зарыгып көтеп алабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм җан тынычлыгы телим. Оештыручыларга һәм тамашачыларга зур рәхмәт. Тукай районында мин беренче тапкыр булсам да, бүгенге бәйрәмнән бик җылы тәэсирләр алдым. Табигать тә, көн дә искиткеч матур булды, Аллаһка шөкер, – диде артист.
Тукай районы Сабантуе кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырып, милләтебезнең бай мәдәниятен, бердәмлеген һәм хезмәткә хөрмәтен тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев