Тукай районы Сабан туенда ат чабышларын понилар ачып җибәрде
Сабантуй - 2026

Тукай районы Сабан туенда ат чабышларын понилар ачып җибәрде

Беренче булып стартка Татарстан һәм Башкортстан понилары чыкты

Кызыл Байракта Сабантуйның иң азартлы һәм көтелгән өлеше — ат чабышлары рәсми рәвештә башланып китте. Быел майдан тамашасын ачу хокукы Чаллы һәм Башкортстаннан килгән нәни, җитез пони атларына бирелде. Мәйданга җыелган халык кечкенә пониларны зур алкышлар һәм кайнар тавышлар белән каршы алды.

Майдан кунаклары белдерүенчә, понилар чабышы олыларга да, балаларга да онытылмаслык очкынлы хис-тойгылар бүләк итте. Ярышлар дәвам итә, алда тамашачыларны төп атлар чабышы көтә.


Нет комментариев