Тукай районы Сабан туе тарихында беренче тапкыр баш батырга машина бүләк ителәчәк
Сабантуй - 2026

Тукай районы Сабан туе тарихында беренче тапкыр баш батырга машина бүләк ителәчәк

Тукай районы Сабан туеның абсолют батыры өр-яңа автомобильдә кайтып китәчәк — бу район тарихында милли көрәш җиңүчесенә мондый кыйммәтле зур приз бирүнең беренче очрагы булачак.


Быел Тукай районының төп Сабан туе Кызыл Байрак авылындагы традицион мәйданчыкта уза. Бәйрәмнең халык иң зарыгып көткән мизгеле — милли көрәш ярышлары булуы сер түгел. Район хакимияте милли спорт төренә кызыксынуны арттыру максатыннан, быел зур яңалык кертте. Көч сынашуда зур тәкә белән беррәттән, төп приз сыйфатында җиңел автомобиль - Лада уйнатылачак.

Район җитәкчелеге бу адымның келәмдәге көндәшлекне тагын да көчәйтәчәгенә һәм бәйрәмгә өстәмә тамашачы җәлеп итәчәгенә ышана.

Көрәштән тыш, Сабан туе программасында мәртәбәле ат чабышлары, халык уеннары һәм милли эстрада йолдызлары катнашында зур концерт көтелә.


Нет комментариев