Тукай районы көрәш батыры Илгиз Дәүләтгәрәев: «Балачак хыялым тормышка ашты»
Тукай районы Сабан туенда милли көрәш буенча абсолют батыр исеме өчен ярыш узды. Финалда Торнаташ егете Илгиз Дәүләтгәрәев үзенең тренеры Иске Абдулдан Тимур Сафинны җиңеп, балачак хыялын тормышка ашырды — аңа төп приз, яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.

Тукай районында быелгы Сабан туе тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше — милли көрәш ярышы булды. Келәм тирәли йөзләгән кеше җыелды, җанатарлар бер генә мизгелне дә күз уңыннан ычкындырмаска тырышты.Абсолют батыр исеме өчен бил алышу чын мәгънәсендә драматик төс алды.
Финалда Торнаташ авылы намусын яклаучы Илгиз Дәүләтгәрәев белән Иске Абдулдан танылган көрәшче Тимур Сафин очрашты. Бу көрәшнең төп үзенчәлеге сыйфатында шуны әйтергә кирәк: Илгиз үзенең остазы — тренеры белән келәмгә чыкты.

Көрәш искиткеч киеренке барды, спортчылар бер-берсенә бөтенләй юл бирмәде, баллар буенча да нәтиҗәләр бер дәрәҗәдә калды. Ахыр чиктә, ныклы ихтыяр көче һәм осталыгы ярдәмендә Илгиз Дәүләтгәрәев җиңүгә иреште.

Җиңүче ачыклану белән мәйдан уртасына аның дуслары һәм туганнары йөгереп чыгып, батырны һавага чөйделәр. Абсолют батырны Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев котлады. Илгизгә традицион олы тәкә һәм өр-яңа «Лада Гранта» машинасы ачкычлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасында Татарстан чемпионаты призеры Ильяс Гыйлаев та катнашты. Ачкычларны алгач, батыр үзе откан машинада мәйдан буйлап хөрмәт түгәрәге (круг почета) ясады.

"Мин әйтеп бетергесез хисләр кичерәм. Көрәш белән күп еллар шөгыльләнәм, бу — минем откан беренче машинам. Кечкенә чактан ук легендар көрәшчеләрнең машина отканнарын күреп хыяллана идем. Бу минем күпьеллык хезмәтем нәтиҗәсе. Тренерларыма рәхмәт! Тимур Сафин белән элек тә көрәшкән бар иде, ул бик көчле. Шундый көндәшем булу — минем өчен олы мәртәбә», — дип бүлеште Илгиз Дәүләтгәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев