Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Сабантуй - 2026

Тукай районы делегациясе Төмәндә Сабантуй бәйрәмен гөрләтте

Төмән өлкәсендә узган өлкә Сабан туе быел үзешчәннәрнең гаҗәеп гүзәл чыгышлары, югары дәрәҗәдәге әзерлеге һәм онытылмаслык мохите белән хәйран калдырды. Әлеге зур мәдәни тантанада Татарстан Республикасы данын зур горурлык белән тәкъдим иткән Тукай районы делегациясе үзенең кабатланмас программасы белән килгән барлык кунакларны сокландырды һәм Себер халкының йөрәген яулады. Сәфәрдән зур рухи күтәренкелек белән кайткан райондашларыбыз үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты.

Якташларыбыз әзерләгән махсус программа бер тамашачыны да битараф калдырмады. Төп сәхнәдә чын татар сәнгате тантана итте. Тукай районының моңлы җырлары, дәртле биюләре яңгырауга, Себер татарлары һәм шәһәр кунаклары үзләре дә биеп китте. Артистларыбызның һәр чыгышын тамашачылар соклану тулы алкышларга күмде.

Иҗади чыгышлардан тыш, тукайлылар интерактив мәйданчыклар, милли уеннар һәм мастер-класслар оештырды. Төмәнлеләр зур кызыксыну белән халык һөнәрләре серләренә төшенде һәм милли ризыклардан авыз итте. Безнең үзешчәннәр бәйрәмгә килүчеләрнең һәрберсенә чын Татарстан кунакчыллыгын бүләк итте.

Делегация әгъзалары газетабыз хәбәрчесе белән сөйләшкәндә бертавыштан: «Бу сәфәр без көткәннән дә артыграк булды, Төмәндәге бәйрәм гаҗәеп гүзәл һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде!» — дип ассызыкладылар. Себер халкы кунакларны искиткеч җылы каршы алган, ә тамашачыларның соклану тулы күзләре артистларны хисләндергән.

"Быел Төмән өлкәсендә узган Федераль Сабантуй күңелемдә гомерлеккә уелып калырлык тирән эз калдырды. Бу олы бәйрәмгә мин өченче тапкыр бардым, әмма бу юлы җаваплылыгым аеруча зур иде — миңа концерт бүлеген оештыруны ышанып тапшырдылар.

Бөтен Татарстан исеменнән зур тамаша кую бурычы нәкъ менә безнең Тукай районына йөкләнде. Районыбыз үзешчәннәре, мәртәбәле кунакларны нәфис милли йолаларыбыз белән каршы алып, бәйрәмнең беренче минутларыннан ук югары дәрәҗә күрсәтте. Аларга Казанның "Риваять" этно-төркеме кушылды — бу уртак чыгышлар сәхнәбезнең кабатланмас һәм алыштыргысыз өлешенә әверелде.

Концерт программасын Камал театры артисты, ТНВ каналы алып баручысы Алмаз Гәрәев белән бергә җитәкләдек. Сәхнәбездә татар эстрадасының якты йолдызлары — Татарстанның халык артисты Равил Галиев, Илдар Әхмәтов һәм Илзирә чыгыш ясады. Равил абый искиткеч энергетикасы белән бөтен тамашачыны үзенә каратты: сәхнәдән сикереп төшеп, ханымнарны-апаларны биетте, җырлатты.

Төмән татарларының безне зарыгып көтүе, милли көйгә-моңга, туган телгә булган сагышы йөрәккә үтеп керде. Алар янәшәбезгә килеп, "Сез бит безнең кешеләр, туганнарыбыз!" — дип, озак итеп кочаклап тордылар. Минем яныма гына да махсус 5-6 кеше килеп рәхмәт әйтте.

Бу очрашуларда сагыш тулы сүзләр дә яңгырады. Өченче елны безнең белән Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева да барган иде. Төмән халкы аның моңын онытмаган, быел да өзелеп: "Резидә ханым җитми монда..." — дип искә алдылар. Аның фаҗигале вафатын ишетеп, елап китүчеләр, "Без аны шундый яраттык..." дип тетрәнүчеләр булды. Күз яшьләре аша әйтелгән бу сүзләр — чын халык мәхәббәтедер, мөгаен. Илаһи тавышлы җырчыбызның урыннары җәннәт түрендә булсын.

Сабантуй, гомумән, гаҗәеп матур узды. Безнең Тукай районы оештырган татар бистәсе мәйданчыкта аерылып торды. Биредә осталарыбызның кул эшләре, милли сувенирлар, чигүле алъяпкычлар һәм агачтан юнып ясалган эшләнмәләр күз явын алып торды. Кунаклар безнең очраклы түгел, чын хезмәт һәм сәнгатьле иҗат кешеләре икәнен күреп сокланды.

Бу сәфәр безгә милли җанлы милләттәшләребез белән очрашу һәм Тукай районының данын тагын да югарырак күтәрү мөмкинлеге бирде. Сагынып көтеп алган Сабан туебыз яңа хисләр, яңа өметләр калдырды", - дип уртаклашты безнең белән Иске Җирекледән Гөлназ Зарипова. 

"Бу минем Төмән шәһәренә икенче тапкыр баруым. Быелгы бәйрәм аеруча күркәм һәм оешкан төстә узды. Төмәнлеләр һәм җирле Татар мәдәнияте үзәге бу чарага гаять күп көч салган: өлкәнең һәр районы үз гореф-гадәтләрен, милли йолаларын чагылдырган үзенчәлекле мәйданчыклар әзерләгән иде. Киң кырлы программа ике сәхнәдә — кече һәм зур мәйданчыкларда бертуктаусыз барды. Көне буе яңгырап торган татар моңы һәркемнең күңеленә үтеп керде, ә бәйрәмгә милли баш киемнәре, калфаклар киеп килгән хатын-кызларыбызны, нәни кызларны күрү күзне сөендерде. Чит җирләргә барган саен, халкыбызның үз телен, җыр-биюләрен һәм гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклап яшәвенә сокланып кайтам.

Бу зур тантанада безнең Тукай районы делегациясе төмәнлеләр өчен аерым бер иҗади мәйданчык тәкъдим итте. Без әзерләгән традицион авыл ишегалды инсталляциясе Төмән шәһәре кунакларының иң яраткан урынына әйләнде. Бирегә гаиләләре, балалары һәм оныклары белән килүчеләр истәлеккә фотога төштеләр, кул тегермәнендә бодай ярмасы ясап карау бәхетенә ирештеләр.

Кунаклар Тукай районының чишмә буйларында, җәйге болыннарында үскән шифалы үлән чәйләреннән бик теләп авыз иттеләр. Хәния апа алып килгән күргәзмә яныннан да кеше өзелеп тормады — андагы экспонатлар һәркемдә зур кызыксыну уятты. Ләйсән әзерләгән милли киемнәр исә бәйрәмнең чын бизәгенә әйләнде: әлеге киемнәрне киеп фотога төшү мәйданчыгында чират җыелды.

Без — фольклор коллективы кызлары да сынатмадык. Килгән һәр кунакның күңелен күреп, алар белән бергә җырлап-биеп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәдек", - ди Иске Абдулдан Резидә Гарипова. 

Ике төбәк - Төмән һәм Тукай районы арасындагы бу дуслык күперләре алга таба да нык булсын, ә милли моңнарыбыз дөньяның кайсы гына почмагында да тынмасын!

Фотолар: Тукай районы матбугат үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев