Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Сабантуй - 2026

Җыр, көрәш һәм милли уеннар: Теләнче-Тамакта Сабантуй

Теләнче-Тамак авыл җирлегендә милли бәйрәмебез - Сабантуй оештырылды.

Авыл җирлегендә узган традицион Сабантуй бәйрәме кунаклар өчен онытылмаслык вакыйгага әверелде. Төп майданга җыелган халыкны татар эстрадасының танылган җырчысы Ринас Әхмәтов үзенең дәртле җырлары һәм тамашачылар белән җылы аралашуы белән сөендерде. Аның чыгышы бәйрәмнең чын бизәге булды һәм мәйданга килүчеләргә күтәренке кәеф бүләк итте.

Концерт программасыннан тыш, Сабантуйда традицион милли уеннар һәм спорт ярышлары киң колач алды. Көчле ир-егетләр милли көрәштә сынышты, ә җитез кунаклар капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм баганага менү кебек халык уеннарында үз көчләрен сынады. Ярышларда җиңүчеләргә һәм иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев