Мусабай-Заводта истә калырлык Сабантуй узды
«Мусабай-Завод авылында узган Сабан туенда Булат Сафин бәйрәм батыры дип танылды. Бәйрәм исә күңелле уеннар, затлы бүләкләр һәм халыкның зур активлыгы белән истә калды», дип белдерә авыл җирлеге башлыгы Эльвира Нуртдинова.

Традицион бәйрәм быел үзенчәлекле ярышлары белән таң калдырды: катнашучылар уклау тартышты, мәйданнан әтәч тотты, ә иң кызыклысы — катык эченнән машина юу жетоны эзләде.

Бу кызыклы уеннарда катнашучылар да, җиңүчеләр дә бик канәгать калды, чөнки бәйрәмнең бүләкләре дә бик затлы иде: уңганнарга кер юу машинасы, телевизор, микроволновка, аэрогриль, мультиварка, газонокосилка, шуруповерт һәм дрель кебек көнкүрештә һәм хуҗалыкта бик кирәкле әйберләр тапшырылды.

Авыл халкы һәм кунаклар һәр ярышта бик теләп һәм бердәм катнашты, нәтиҗәдә Сабантуй бик матур, җылы һәм онытылмаслык атмосферада узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев