Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Сабантуй - 2026

Кече Шилнәдә Сабантуй тәүге тапкыр яңартылган паркта уза

Кече Шилнә авыл җирлегендә быелгы Сабантуй аеруча истәлекле вакыйгага әверелде. Милли бәйрәм беренче тапкыр яңартылган парк территориясендә уза.

Авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов сүзләренчә, паркта ике ел дәвамында төзекләндерү эшләре алып барылган.

– Элек Сабантуйны аланда үткәрә идек. Быел исә яңартылган паркта бәйрәм оештырырга булдык. Бүген биредә чын мәгънәсендә матурлык тудырылган. Халык өчен дә, балалар өчен дә бөтен мөмкинлекләр каралган: спорт мәйданчыклары, ял зоналары эшли. Авылыбыз зур, шуңа күрә мондый киң һәм уңайлы мәйдан безгә бик кирәк иде, – дип билгеләп үтте ул.

Гадел Даутов әйтүенчә, бәйрәмне оештыручыларның төп максаты – һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев