Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Сабантуй - 2026

Аркан тартышуда — Бай Бүләк җиңүче! Яңа Бүләк Сабан туеннан репортаж

Яңа Бүләк авылында Сабан туе уңаеннан зур халык бәйрәме узды. Күк йөзенең аяз, кояшлы булуы, милли уеннарның, җыр-биюнең тынып туктамавы һәм кыр батырларын хөрмәтләү бирегә җыелган халыкка онытылмаслык күтәренке кәеф бүләк итте.

Бәйрәм авылның иң хөрмәтле кешеләрен — изге хезмәт куючы игенче егетләрне тантаналы рәвештә бүләкләүдән башланып китте. Сабан туе мәйданында үзешчәннәр җыры, кунакларның гармун тавышлары бер дә тынып тормады. Бәйрәм программасын Яңа Бүләк мәдәният йортының «Илһам» вокаль ансамбле, танылган җырчылар Флүр Шакиров, Кифая Вәлиева, Фирдәвес Идрисов һәм яшь башкаручылар Амелия Павлова белән Әдилә Ишалина бизәде. Теләнче-Тамак, Таулык авылларыннан килгән гармунчылар һәм чит районнарның артистлары да бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.

Авыл Сабан туеның иң дулкынландыргыч һәм кызыклы өлеше — күрше 4 авыл (Бай Бүләк, Күктәк-Мирсәит, Иске Тәләнче, Яңа Бүләк) арасында узган традицион аркан тартышу ярышы булды. Быел бу кызу көрәштә Бай Бүләк авылы командасы искиткеч көч куеп, җиңүче кубогын яулады.

Моннан тыш, мәйданда ерак арага йөгерү бәйгесе һәм башка барлык традицион милли уеннар да бик җанлы узды.

«Искиткеч матур бәйрәм булды бездә бүген, Аллага шөкер!» — дип белдерде Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев